Түбән Кама укучылары пластикны эшкәртүгә тапшырган өчен бүләкләр ала алалар

2023 елның 13 гыйнвары, җомга

«Нижнекамскнефтехим» ярдәме белән Түбән Кама мәктәпләрендә фандоматлар урнаштырылган, анда укучылар пластик шешәләрне тапшыра, баллар туплап, аларны бүләкләргә алыштыра ала. Бонус программасында 15, 31, 36, 37 номерлы мәктәпләр, 2, 25, 32  номерлы гимназияләр һәм 35 номерлы лицей катнаша.

Һәр катнашучы 150 балл җыеп, «Нефтехимик» хоккей клубының өй матчларына билетлар ала алачак. Моның өчен 30 шешә тапшырырга кирәк.

«Без җанатарларның матчларыбыздагы ярдәменә һәрвакыт шат. Әгәр моның өчен алар экологиягә файдалы гамәлләр дә кылса – пластикка икенче тормыш бүләк итсәләр, бу икеләтә яхшы булачак. Бу акция яшь буында бер үк вакытта табигатькә дә, хоккейга карата да мәхәббәт үстерер дип өметләнәбез!» – дип аңлатты «Нефтехимик» ХК генераль директоры Игорь Лионов.

«ТР-Инвест» компаниясенең производство фандоматлары челтәренең бонус программасы башка махсус тәкъдимнәрне дә үз эченә ала.  Җыелган пластик Vivilen экологик чиста ПЭТ грануласын булдыру өчен чистарту һәм ваклау максатында эшкәртүгә җибәреләчәк. Эчәрлек су, сөт, сок һәм башка эчемлекләр җитештерүчеләр бу материалдан яңа шешәләр чыгара алачак.

«Без өйдән пластик шешәләр алып киләбез һәм аларны фандоматка  бүләкләр һәм призлар өчен тапшырмыйбыз. Без планетабызда чүп-чар азрак булуын, ә пластикның эшкәртелүен телибез», – ди 36 номерлы мәктәп укучысы Полина Бабина.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International