Экология министрлыгы штаттан тыш экспертлар реестрын актуальләштерә

2023 елның 13 гыйнвары, җомга

Төбәк дәрәҗәсендәге дәүләт экология экспертизасын оештыру һәм үткәрү вәкаләтләрен алга таба гамәлгә ашыру максатында Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы төбәк дәрәҗәсендәге дәүләт экология экспертизасын уздырганда җәлеп итү өчен штаттан тыш экспертларның база реестрын актуальләштерә.

Дәүләт экология экспертизасы эксперты булып карала торган мәсьәлә буенча фәнни һәм (яки) гамәли белемнәргә ия булган һәм фәннең, техниканың, технологияләрнең түбәндәге тиешле юнәлешләре буенча дәүләт экология экспертизасын уздыру өчен җәлеп ителгән белгеч тора ала:

  • әйләнә-тирә табигать тирәлеген саклау һәм экологик куркынычсызлык тәэмин итү;
  • әйләнә-тирә мохиткә йогынтыны бәяләү;
  • атмосфера һавасын саклау;
  • су объектларын рациональ куллану һәм саклау;
  • җитештерү һәм куллану калдыклары, икенчел чимал;
  • җирләрдән файдалану һәм аларны саклау;
  • җир асты байлыкларын рациональ куллану һәм саклау;
  • махсус сакланучы табигать территорияләре һәм объектлар;
  • яшел утыртмаларны саклау;
  • урманнарны саклау һәм яклау;
  • хайваннар дөньясын саклау һәм куллану.

Эксперт комиссияләре эшендә катнашырга, дәүләт экология экспертизасына тапшырыла торган материалларга, үзебезнең илдә һәм чит илдәге алдынгы фән һәм техника казанышларын исәпкә алып, төрле яклап, объектив, тулы һәм комплекслы анализ ясарга, аларның әйләнә-тирә мохитне саклау һәм экологик куркынычсызлык өлкәсендә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы норматив хокукый актларына һәм норматив техник документларына туры килүен билгеләргә әзер булган белгечләргә 2022 елның 23 гыйнварыннан да соңга калмыйча   Hindiya.Galieva@tatar.ru электрон почта адресына кушымтада бирелгән АНКЕТАда (бланкны http://eco.tatarstan.ru/rus/gosudarstvennaya-ekologicheskaya-ekspertiza.htm сылтамасы аша алырга була) белешмәләр юлларга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International