Татарстан Республикасында Казан районара табигать саклау прокуроры катнашканнан соң хуҗасыз гидротехник корылма муниципаль милеккә кабул ителгән

2022 елның 30 декабре, җомга

Алексеевск районының Әшнәк торак пунктында хуҗасыз гидротехник корылма-плотина урнашкан.

Әлеге гидротехник корылманың милекчесе булмавы аны куллануның куркынычсызлыгын тәэмин итми һәм гадәттән тыш хәлләр барлыкка килүгә сәбәп була ала.

Олы Тигәнәле авыл җирлеге администрациясенә прокурор тарафыннан күрсәтмә кертелгән.

Администрация хокук бозуларны бетерүдә нәтиҗәле чаралар күрмәү сәбәпле, Казан районара табигать саклау прокуроры судка хуҗасыз гидротехник корылманы муниципаль милеккә кабул итү турында дәгъва гаризасы җибәргән.

Суд тикшерүе барышында, авыл җирлеге администрациясе тарафыннан ирекле тәртиптә гидротехник корылмага милек хокукы рәсмиләштерелгән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International