Урман волонтерлары һәм «Урман утырт» проекты партнерлары язын һәм көзен 1 023 750 агач утырткан. Шундый акцияләр нәтиҗәсендә 294 гектар урман территориясе торгызылган. Безнең республикада гына да 12 000 агач утыртылган. Быел проектның координаторлары Россиянең 46 төбәгендә узган 93 урман торгызу акциясен үткәргән.
Агач утыртуда 7000нән артык кеше катнашкан - волонтерлар, активистлар һәм төрле яшьтәге ирекле кешеләр. Алар бергәләп нарат, чыршы, имән, шомырт, карагай, каен, карама һәм тирәк утыртканнар.
Белешмә өчен:
«Урман утырт» проекты – 2015 елдан гамәлдә булган ЭКА хәрәкәтенең краудфандинг платформасы. Алты ел эчендә Россиянең 52 төбәгендә проект һәм волонтерлар ярдәмендә 4,5 млн. агач утырдылган.