Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы тарафыннан Казанның Вахитов районында Куйбышев сусаклагычы яр буе полосасында урнашкан 898 кв.м мәйданлы чүп-чар калдыклары табылу факты буенча тикшерү уздырылган.
Экология министрлыгы инспекторлары сайлап алган пробалар нәтиҗәләре буенча калдыклар куркынычлыкның 5 классына керә (борт ташлары, брусчаткалар, эре ташлар ташлар калдыклары һәм табигый таштан ясалган әйберләр калдыклары).
Казан шәһәренең җирле үзидарә органына элегрәк ясалган прокуратура кисәтүе буенча закон бозуларның үтәлмәвенә бәйле рәвештә, дәгъва гаризасы судка җибәрелгән.