Ольга Манидичева бүген «Казаноргсинтез» предприятиесендә һава сыйфатын контрольдә тоту өчен сатып алынган яңа күчмә экологик лаборатория (ПЭЛ) белән танышты (СИБУР төркеменә керә). Бу мобиль экология станциясе мәгълүматны теләсә кайсы ноктадан оператив алырга мөмкинлек бирәчәк: ул предприятиенең санитар-яклау зонасы чигендә дә, аннан читтә дә эшләячәк. Эшнең төп максаты - җитештерү-экология контроле нәтиҗәләрен автоматик режимда 15-20 минут эчендә алу.
«Әлбәттә, мондый заманча җиһазларны сатып алу - экология мәсьәләләрендә предприятиенең үзе өчен генә түгел, ә безнең шәһәр халкы өчен дә зур ярдәм. Әлеге лабораториянең мобильлеге һәм оперативлыгы предприятиенең үзенә һава сыйфатын объектив бәяләргә мөмкинлек бирәчәк. Без районда һаваны контрольдә тотуны көчәйтергә һәм корректлаучы чаралар эшләргә һәм гамәлгә ашырырга мөмкинлек бирә торган мондый инициативаларны хуплыйбыз», - диде министр урынбасары.
Исегезгә төшерәбез, Казан буенча Экология министрлыгының ике күчмә комплексы эшли. «Казаноргсинтез» күчмә лаборатория үзәге Татарстан башкаласында оператив режимда анализлар үткәрергә мөмкинлек бирә торган өченче лаборатория булачак.
Әлеге мобиль лаборатория тарафыннан алына торган мониторинг мәгълүматлары Татарстан Экология министрлыгына тапшырылачак.