Экология министрлыгы һәм табигатьтән рациональ файдалану фонды арасында, аерым алганда, «Утильләштерү мәктәбе: электроника» программасы буенча, экологик программаларны тормышка ашыруда үзара хезмәттәшлек турында имзаланган Килешү кысаларында 26 һәм 27 декабрьдә Чаллы, Түбән Кама һәм Алабугада электроника һәм электр җиһазлары калдыклары җыелды. 17 бюджет учреждениесе һәм аларның ведомство буйсынуындагы оешмалары 60 куб.м. (10 тоннага якын) электр җиһазлары тапшырган. Җыелган барлык техника һәм электр җиһазлары махсус экологик комбинатка эшкәртүгә тапшырылачак.
Бу программаның төп максаты - халыкка экологик яктан һәм үз вакытында хезмәт иткән техниканы эшкәртүгә тапшыру мөмкинлеген бирү. Утильләштерү электрон һәм электр җиһазлары калдыкларын эшкәртү буенча Табигатьтән рациональ файдалану фондының үз куәтләрендә, шулай ук партнерлар предприятиеләрендә башкарыла.
Әлеге программада катнашу кагыйдәләре белән биредә https://eko-fond.ru/electronics/ танышырга була.