ТР Экология министрлыгында фәнни-техник совет утырышы узды

2022 елның 28 декабре, чәршәмбе

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында экология министры Александр Шадриков рәислегендә фәнни-техник совет утырышы узды. Утырышта  катнашучылар каты көнкүреш калдыклары полигоннарын рекультивацияләгәндә импортны алмаштыру мәсьәләләре, шул исәптән Казан белгечләре тарафыннан эшләнгән актив дегазация технологиясен куллану мөмкинлеге турында фикер алыштылар.

Актив дегазация системасы булган полигоннарны рекультивацияләү вакытында импортны алыштыру буенча үз эшләнмәләрен «Все дороги» ҖЧҖ җитәкчесе Оскар Давлеев тәкъдим итте. Фәнни-техник совет әгъзалары тарафыннан мондый эшләр уздыру тәкъдим ителә торган технологиягә карата «Экологик экспертиза турында» 1995 елның 23 декабрендәге 174-ФЗ номерлы Федераль закон нигезләмәләре нигезендә дәүләт экология экспертизасы бәяләмәсен алу хупланды һәм тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International