«Казан янындагы Самосырово чүплеген рекультивацияләү 2023 елда тәмамланачак», - дип хәбәр итте экология министры Александр Шадриков журналистлар белән очрашуда

2022 елның 27 декабре, сишәмбе

Йомгаклау очрашуында министрлык башлыгы Татарстан Республикасы территориясендә «Экология»  илкүләм проекты кысаларында уздырылган төп чаралар турында сөйләде. Александр Шадриков сөйләвенчә, Казанда Самосырово полигонын рекультивацияләү «Чиста ил» федераль проекты кысаларында уза һәм 2023 елда тәмамлана. Самосырово полигонының 20-25 еллык эше эчендә 1,5 мегаватт электр энергиясе алыначак. Экология министры сүзләренчә, 2019 елда микрорайонда яшәүчеләрнең һәм якындагы торак пунктларның атмосфера һавасы торышы канәгатьләнерлек булмаган сыйфатына 300гә якын шикаять килгән.
«ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча, без Самосырово полигонын рекультивацияләүне «Экология»  илкүләм проектының «Чиста ил» федераль проектына кертү өчен тикшеренүләр үткәрә башладык», —дип өстәде ул.
Полигонны рекультивацияләү актив дегазация белән уздырыла. Газдан электр энергиясе эшләп чыгарылачак. Шулай итеп, чүплек халыкка файда китерәчәк. Чараларны гамәлгә ашыру вакыты -2021-2023 еллар, эшләр бәясе 872 млн сумнан артып китә. Полигонны рекультивацияләү проекты - ул Россия өчен әһәмиятле, пилот проект. Илдә әле беркайда да мондый зур күләмдәге полигоннарны рекультивацияләмәгәннәр: проект стартында  30 метрдан артык биеклектәге, прессланган 1,5 млн кубометрдан артык чүп-чар җыелган ике өем. Мәйдан - 14 гектардан артык. Бу эшләр тәмамланганнан соң 342,9 мең кешенең тормыш сыйфаты яхшырачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International