Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында журналистлар белән традицион Яңа ел алды очрашуы булып узды.
«Сезгә ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә! Сезнең белән бер ел эчендә без экологик темага 4000гә якын материал эшләдек. Хәзер экология мәсьәләләре иң актуаль мәсьәләләрнең берсе». Йомгаклау очрашуында министрлык башлыгы республикада 5 ел эчендә табигатьне саклау чаралары, шул исәптән «Экология» илкүләм проекты кысаларындагы эшләр турында җентекләп сөйләде.
«Биш ел эчендә төбәктә 51,8 млрд сумлык 850 табигатьне саклау чарасы үткәрелде. Бу-федераль бюджет та, республика акчалары да, предприятиеләрнең зур өлеше дә. Шул ук вакытта профилактик зыян күләме 58 млрд.сум тәшкил иткән. Проектлар һәм программалар ярдәмендә 2,3 млн кеше өчен экологик шартлар яхшыртылды», — дип сөйләде ведомство башлыгы.
Александр Шадриков билгеләп үткәнчә, республикада эре сынау проектлары «Экология» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла. Бу Казан шәһәренең биологик чистарту корылмалары кырларын рекультивацияләү дә, киләсе елда тәмамланачак Самосырово полигоны рекультивациясе дә, Озерная нефть ятмаларының гамәлдә булмаган нефть үткәргечне сүтү дә.
«Табигатьне саклау эшчәнлеге нәтиҗәсендә, шул исәптән әлеге проектлар буенча да, Татарстан субъектларның ESG-рэнкингында (14 күрсәткеч буенча) экологик критерийлар буенча беренче урынны алды. ESG-критерийларга туры килүнең гомуми рейтингында Татарстан икенче урынны яулады. Бу бер көнлек эш кенә түгел, болар барысы да сезнең ярдәм белән эшләнде», - дип мөрәҗәгать итте журналистларга Александр Шадриков.
Шулай ук быел Экология министрлыгының ике проекты «Экология - өметле партнер» Бөтенроссия конкурсында дипломнар яулады. Татарстан Республикасы Экология министрлыгының «Мәктәптә экология» проекты «Экология өлкәсендә иң яхшы белем бирү проекты» номинациясендә җиңүче булды, ә Татарстан Республикасы елгаларының һәм сулыкларының экологик торышын яхшырту проекты «Иң яхшы перспективалы проект һәм эшләнмә» номинациясендә иң яхшысы дип игълан ителде.
Тагын бер җиңү «Вода Россия» акциясендә 1 урын. 2022 ел нәтиҗәләре буенча Татарстанда яр буйларын чистарту чараларында 300 мең кеше катнашты, 34 мең кубометр чүп-чар җыелды.
Очрашу ахырында Александр Шадриков барлык журналистларга рәхмәт белдерде һәм киләсе Яңа елда бары тик уңай яңалыклар гына теләде.