Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсендә үз ресурсларын эшләп бетергән туклану чыганакларын җыю буенча акция узды. Акциядә барлыгы 44 мәктәп, 4 балалар бакчасы һәм Чаллы «Балалар театр сәнгате мәктәбе» катнашты. Гомуми көч белән 3 тонна 260 кг батарейка җыйдылар һәм утильләштерүгә тапшырдылар.
Акциядә иң актив катнашучылар дип 78 нче номерлы Пушкин лицее укучылары танылды, алар 624 кг туклану элементларын җыйдылар.
«Тиешле утильләштерүдән башка бер батарейка 20 квадрат метрга кадәр туфракны һәм 400 литрга кадәр суны пычрата. Дөрес утильләштерү әйләнә-тирә мохитне пычранудан саклый. Чөнки бу ток чыганагы 100 елга кадәр вакыт аралыгында таркала», - дип искәртте экологлар.