Атмосфера һавасы пробалары 4 төрле ноктада-торак массивта да, предприятиенең санитар – саклау зонасы чигендә дә сайлап алынды.
Үткәрелгән анализлар нәтиҗәләре буенча түбәндәге пунктларда артып китү теркәлгән:
- Прости торак пунктының торак массивында ацетальдегид буенча рөхсәт ителгән иң чик концентрация - 1,6, пропион алдегид буенча - 2,2. Бу саннар формаль критерийлар буенча түбән һәм урта агулану классына караган, әлеге матдәләр өчен куркыныч булманган категориягә керә.
- Прости торак пункты янындагы санитар-яклау зонасы чигендә (бакчачылык ширкәте ягына автомобиль юлы) пропион альдегиды буенча рөхсәт ителгән иң чик концентрация - 2,6, метилацетат буенча – 2,1, ацетальдегид буенча -45, акролеин буенча- 42. Арту ачыкланган ике күрсәткеч - метилацетат һәм акролеин «Түбән Кама Нефтехим» эшчәнлеге нәтиҗәләрендә килеп чыкмый һәм файдаланылмый. Матдәләр барлыкка килү сәбәпләренә өстәмә анализ ясарга кирәк.
Һаваның сыйфатын контрольдә тоту өчен 13 декабрьдә Татарстан Республикасы Экология министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе белгечләре Түбән Кама сәнәгать зонасына тоташкан шундый ук нокталарда һава пробасын алдылар. Нәтиҗәләр буенча тикшерелә торган матдәләрнең берсе буенча да рөхсәт ителгән иң чик концентрациянең артып китүе ачыкланмаган.
Ике анализ нәтиҗәләре Түбән Кама шәһәре Росприроднадзорының территориаль бүлегенә тапшырылды.