Бүген Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков видеоконференцэлемтә аша Идел-Кама каскады сусаклагычларының эш режимнарын җайга салу буенча ведомствоара эш төркеме утырышында катнашты. Су ресурслары федераль агентлыгы тарафыннан оештырылган киңәшмәдә шулай ук Росрыболовство, Росморречфлот, Росгидромет, «ЕЭС России» РАҖ, «РусГидро» ГАҖ, «Татэнерго» АҖ һәм Волгоград, Әстерхан, Саратов өлкәләре, Марий Эл Республикасы вәкилләре бар иде.
Утырышта 2022 елның 11 декабреннән 2023 елның 20 гыйнварына кадәр Идел-Кама каскады сусаклагычларының эш режимнарын билгеләү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Алдагы чорда (11.11.2022-08.12.2022) сусаклагычтагы су дәрәҗәсе тотрыклы режимда сакланган. Росводресурслар тарафыннан Куйбышев сусаклагычының эш режимын уртача 4800±100 куб. м/с ташлау чыгымы белән озайту тәкъдим ителде.
Кышкы чорда Идел-Кама каскады сусаклагычларына агучанлык кимүне исәпкә алып, ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы тәкъдимнәре Куйбышев сусаклагычында суның кискен кимүенә юл куймас өчен чыгымнарны 4600±100 кубометрга кадәр киметүгә юнәлтелде.
Билгеләнгән режимнар Росводресурсларның рәсми сайтында бастырылачак.