Түбән Кама районы укучылары 1,5 тонна батарейка җыйды

2022 елның 8 декабре, пәнҗешәмбе

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсендә  кулланылган батарейкаларны җыю буенча акция үткәрелде. Уртак тырышлык белән 1,5 тонна кулланылган туклану элементлары җыелды. Иң актив катнашучылар арасында «35нче лицей» һәм «37нче күппрофильле лицей» укучылары булды, алар бергәләп 413 кг  кулланылган батарейкалар тапшырдылар. Акция кысаларында балалар бер батарейканың әйләнә-тирә мохиткә нинди зыян китергәнен һәм ни өчен аны ташларга ярамаганлыкны  белделәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International