Узган ел ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Ык буе территориаль идарәсенә Татарстан районара табигатьне саклау Прокуратурасыннан хат килде, аның нигезендә инспекторлар Мөслим сөт комбинаты территориясен тикшерергә һәм туфракка агынты су агызу факты бармы-юкмы икәнен ачыкларга тиеш иде. Ык буе территориаль идарәсе белгечләре «Мөслим сөт комбинаты» ҖЧҖ баш инженеры белән берлектә предприятиенең фильтрлау кырларын тикшерергә чыктылар. Экологлар тарафыннан сөт заводыннан туфракка агынты су агызу факты ачыкланды, фильтрлау кырлары агынты су белән тулган иде.
Белгечләр сыеклык пробаларын алды, нәтиҗәләр буенча 4нче класс куркынычлыгы билгеләнде. Моннан тыш, предприятиенең җир кишәрлеген арендалау шартнамәсенең гамәлдә булу срогы чыккан һәм җирлеккә агынты су агызуга рөхсәт документлары булмаган.
Тикшерү материаллары Татарстан районара табигатьне саклау прокуратурасына җибәрелде.
Прокуратура тарафыннан закон бозуларны бетерү турында күрсәтмә бирелде. Предприятиегә җир кишәрлегеннән хокукый документларсыз файдалануны туктатырга, шулай ук җирләрне рекультивацияләргә һәм завод калдыкларын тиешенчә утильләштерү буенча чаралар күрергә кирәк иде.
Ул вакытта «Мөслим сөт комбинаты» ҖЧҖ фильтрлау кыры өчен җир кишәрлеген арендага алуга гаризаның район башлыгында карауда булуы, шулай ук биоактиватор тарафыннан фильтрация кырларын эшкәртү турында килешү төзелүе һәм бозылган җирләрне рекультивацияләү буенча эш алып барылуы турында җавап юллаган.
Быел ук Татарстан районара табигать саклау прокуратурасы Ык буе территориаль идарәсенә Мөслим сөт комбинаты территориясен тикшерү үткәрү турында тагын бер таләп җибәрде. Инспекторлар кабат урынга чыгып тикшерү үткәрде, аның барышында фильтрлау кырларыннан төньяк-көнчыгышта куе коңгырт төстәге сыеклык агызу ачыкланды. Әлеге территория периметры буенча грунт белән әйләндереп алынды. Ул җимерелгән урыннарда сыеклык җирнең рельефы буенча тарала. Моннан тыш, җир кишәрлеге рекультивацияләнмәгән, калдыклар утильләштерелмәгән, сыек калдыкларны ташлау дәвам итә. ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы лабораториясе белгечләре туфрак пробалары алды, анализ нәтиҗәләре сульфатларның 1,7 тапкыр артык булуын күрсәтте. Шулай ук әйләнә-тирә мохиткә китерелгән зыян исәпләнде.
«Мөслим сөт комбинаты» ҖЧҖ адресына 760500 сумлык дәгъва юлланган. Өстәмә материаллар Татарстан табигатьне саклау районара прокуратурасына тапшырылды. Хокук бозучы зыянны бәхәсләрне судка кадәр тәртиптә каплады.