«Минем осталыгым-минем һөнәрем-минем киләчәгем һәм балаларыбызның киләчәге» Экология тармагы ветераннары турында сөйләвебезне дәвам итәбез. Бүген безнең «Экология - йөзләрдә» сәхифәсе герое - Елена Гыйльмиҗанова

2022 елның 2 декабре, җомга

Мәктәп елларында ук Еленаның яраткан предметлары биология һәм әдәбият иде. Ул чакта безнең героебыз  киләчәк тормышын экологик белем һәм тәрбия белән бәйле булырын  фаразлый да алмый.

Казан дәүләт университетының журналистика факультетының беренче курсыннан. Елена Гыйльмиҗанова табигатьне саклау эшчәнлеге белән шөгыльләнә башлады. 20 яшендә аны Бөтенроссия табигатьне саклау җәмгыяте Киров район Советы Президиумы Рәисе урынбасары итеп сайлыйлар. «Минем өчен анда эшләү чоры-иң якты һәм минем карашка хезмәт биографиямдә иң нәтиҗәле чор. Без көн саен эшләдек, массакүләм чаралар, конференцияләр, күргәзмәләр, слетлар, күчмә рейдлар оштырдык. Минем осталыгым-минем һөнәрем-республиканың киләчәге һәм экология киләчәге ул», - дип сөйли Елена Геннадьевна.

Аның хезмәт биографиясендә 35 елын экологиягә багышлаган стажы бар. Министрлыкта эшләгән елларда ул Татарстан Республикасында күп кенә экологик белем бирү һәм агарту проектларын башлап җибәрде.

Мөмкинлекләре чикле балалар өчен экологик-предмет мохитен реабилитацияләү үзәкләрендә, танып белү һәм сәламәтләндерү максатларында, шулай ук экотәрбия  максатларында кулланыла торган үзәкләр территориясендә яңа экокиңлекләр булдыруга юнәлдерелгән авторлык проекты Елена Гыйльмиҗанованың  зур куанычы. Гомере дәвамында экологияне яклауга керткән өлеше өчен аны «Россия табигатен саклаган өчен» билгесе,  А.И.Щеповских исемендәге медаль һәм күпсанлы Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләделәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International