1 декабрьдә Түбән Новгородта «СО.ЗНАНИЕ» бөтенроссия ESG-форумы эшли башлады. Дискуссия мәйданчыгында РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Виктория Абрамченко, РФ Президенты ярдәмчесе Максим Орешкин, РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров һәм башкалар булды.
Көн тәртибендә-Россия төбәкләрендә тотрыклы үсеш принципларын популярлаштыру мәсьәләләре буенча фикер алышу, ил субъектларын ESG үсеш стратегиясен гамәлгә ашыруга җәлеп итү, ирешелгән үзгәрешләрне саклап калу һәм дәүләт һәм бизнес арасында хезмәттәшлекнең яңа моделен формалаштыру –
Форумны ачып, РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Виктория Абрамченко «ESG, әлбәттә, көн “кадагы”, чөнки ул экологиядән башлана, ә экологик яктан чисталык социум, кеше, җәмгыять, дәүләт, бизнесның үзара бәйләнеше культурасыннан башлана. Россия Федерациясе өчен экологик мәсьәләләрне күз уңаенда тоту бик мөһим. Ил зур, мәйдан буенча дөньяда беренче урында, төче су запаслары буенча дөньяда икенче урында тора. Әлбәттә, безнең өчен экологик үсеш юлы-төп мәсьәлә,»- дип билгеләп үтте.
Дискуссия барышында Игорь Комаров билгеләгәнчә, төбәк башлыклары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген бәяләү өчен Президент Указы белән билгеләнгән күрсәткечләр күбесенчә ESG тәртибе белән кисешә. Тулы вәкаләтле вәкил шулай ук РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенконың Идел буе федераль округында кураторлыгы кысаларында социаль-икътисади үсешнең алга китеш проектлары гамәлгә ашырылуын, аларның күбесе ESG принципларын исәпкә алуын әйтте. Алар арасында елгаларны һәм сулыкларны чистарту, 5 төбәктә (Татарстан Республикасы, Оренбург, Пенза, Самара һәм Ульяновск өлкәләре) халыкны чиста су белән тәэмин итү өчен шартлар тудыру бар. «Бу, беренчедән, яхшы пилот проектлар булуы турында сөйли; икенчедән, төбәк җитәкчеләре әлеге мәсьәләнең мөһимлеген аңлап, шушы эшне башлап җибәрде»,-диде Игорь Комаров.
Шуны да искәртик: хәзерге вакытта республикада Экология министрлыгының Казансу елгасын реабилитацияләү буенча сынау фәнни-тикшеренү проекты тормышка ашырыла. Россия Хөкүмәте вице-премьеры Дмитрий Николаевич Чернышенко җитәкчелегендәге, халык рейтингы нәтиҗәләре буенча Татарстан социаль-икътисади проектлары исемлегендә, шулай ук Россия дәүләт хезмәте сайтында сораштыру нәтиҗәләре буенча, республикадан белдерелгән җиде проекттан бу проект беренче урынны алуы аның республика халкы өчен зур әһәмияткә ия булуы турында сөйли. Моннан тыш, проект «Ышанычлы партнер — Экология» иң яхшы төбәк табигатьне саклау практикаларын сайлап алу буенча Бөтенроссия конкурсында җиңүче булды.
Проект «Экология» илкүләм проектының максатларына ирешергә ярдәм итә һәм киләчәктә бөтен илгә таралырга мөмкин.