Идел аръягы территориаль идарәсе экологлары Кама Тамагында кар чүплеге таптылар

2022 елның 22 ноябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе адресына гражданнардан Кама Тамагы шәһәр тибындагы бистәсендә К.Маркс һәм Гагарин урамнары киселешендә рөхсәтсез кар  бушату турында мөрәҗәгать керде. Инспекторлар, урынга килеп җиткәч, 150 кв. м. мәйданда 40 куб. м. кар өемнәре таптылар.

Экологлар район Башкарма комитетына хокук бозуларны бетерү турында хәбәр җибәрде. Хәзерге вакытта закон бозу бетерелде, территория тиешле санитар-экологик халәткә китерелде.

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы рөхсәтсез кар өеме тапсагыз, түбәндәге элемтә каналлары буенча хәбәр итүгезне сорый:

- (843) 267-68-67 телефоны буенча;

- электрон почта аша eco.signal@tatar.ru;

- интернет аша кабул итү бүлмәсендә http://eco.tatarstan.ru/rus/priem.htm;

- өстәмә элемтә каналлары буенча - WhatsApp һәм телеграмма +79872169779 номерына;

- «Халык контроле» системасында «Экология» категориясе;

- «Мәктәп экопатруле» мобиль кушымтасы буенча.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International