Татарстан макулатура җыю буенча алдынгы ТОП-5 төбәк исемлегенә керде

2022 елның 3 ноябре, пәнҗешәмбе

500 меңнән артык катнашучыны җыйган  #Бумбатл макулатура җыю буенча бөтенроссия акциясендә 1,2 млн. кг артык икенчел чимал җыелды, ул «Экология»  илкүләм проектын хуплап уза. Иң яхшы катнашучылар арасында Татарстан да бар, ул лидерлар бишлегенә керде. Ай ярым эчендә республика халкы 24,3 тонна макулатура җыйды.

«Хәзер ил буйлап циркуляр икътисад төзү эше бара, «Экология»  илкүләм проекты кысаларында күп чаралар гамәлгә ашырыла: бу калдыкларны аерым җыю өчен структуралар төзү дә, аларны эшкәртү һәм утильләштерү (эшкәртү) буенча куәтләр булдыру да, - дип хәбәр итте РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Виктория Абрамченко. #БумБатл актуаль бурычны хәл итә - россиялеләрнең сортларга аеруның мөһимлеге турында мәгълүматлылык дәрәҗәсен арттыра, шул рәвешле макулатураның җитди күләмен әйләнешкә кайтарырга ярдәм итә, дип билгеләп үтте РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары.

Көнкүреш калдыкларын аерым җыю һәм эшкәртү мөмкинлекләре турында Россия халкы экоагарту чараларында белә, алар бөтен ил буенча БумБатлны яклап уздырыла: эшкәртү заводларына экскурсияләр, мәктәп укучылары һәм студентлар өчен экодәресләр һәм эколекцияләр. Мондый чаралар 48 төбәктә узды инде.

Макулатура кабул итү 15 ноябрьгә кадәр дәвам итә. Кабул итү пунктларын https://бумбатл.национальныепроекты.рф/ сылтамасы буенча карарга мөмкин.

Белешмә өчен:

#Бумбатл - макулатура җыю буенча илдә иң масштаблы акция. Ул РФ Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы, РФ Мәгариф министрлыгы, РФ Фән һәм югары белем министрлыгы ярдәмендә «Милли приоритетлар» коммерцияле булмаган оешма инициативасы буенча уза. #БумБатл «Экология»  илкүләм проектын хуплап гамәлгә ашырыла. Ике сезон эчендә аңа 1,2 миллионнан артык кеше кушылды, 3,1 мең тоннадан артык макулатура җыеп алынды, димәк бу - 62 меңнән артык сакланган агач. Акцияне хуплап экоагарту чаралары уза: эшкәртү заводларына экскурсияләр, мәктәп укучылары һәм студентлар өчен экодәресләр һәм лекцияләр. Теләге булган һәркем үз экология дәресен уздыра ала, барлык материалларны да бумбатл.рф сайтында.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International