Алабуга районының Балалар экология-биология үзәгендә Татарстан Республикасының профильле экология үзәкләренең республика гамәли юнәлешле семинары булып узды, аның темасы «Экологик белем бирү бурычларын гамәлгә ашыру: традицияләр һәм инновацияләр» иде. Чарада ТР Экология министрлыгының Кама яны территориаль идарәсе белгече Ләйлә Галимова да катнашты.
Семинарның пленар өлешендә педагоглар экомәгариф өлкәсендәге эшчәнлекләре турында сөйләделәр. Катнашучылар өчен мастер-класслар, кейс - технологияләр кулланып һәм яраксыз материалны икенчел куллану буенча ачык дәресләр оештырылды.
Семинарның икенче өлеше КФУның Алабуга биология һәм химия кафедрасы базасында узды. Биредә катнашучылар Җир шарында хайваннар дөньясы эволюциясе турында Зоология музее экспонатлары үрнәгендә лекция тыңладылар һәм биология факультетының 3 курс студентлары үткәргән калдыкларны аеру уенында катнаштылар. Ә түгәрәк өстәлдә катнашучылар балалар һәм өлкәннәр экомәгарифенең актуаль мәсьәләләре, шулай ук проблемалар буенча фикер алыштылар