Казан Бөтенроссия экология диктантының үзәк мәйданчыгы булачак!

2022 елның 2 ноябре, чәршәмбе

11-27 ноябрь көннәрендә Россиянең барлык төбәкләрендә Бөтенроссия экология диктанты узачак. Экодиктант - экология культурасын формалаштыруга һәм экологик белемнәрне популярлаштыруга, экологик грамоталылык дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлдерелгән еллык проект ул. Бу чара гадәттәгечә https://экодиктант.рус/ порталында, шулай ук офлайн-мәйданчыкларда үткәрелә. Анда Россия Федерациясенең барлык субъектларында яшәүчеләр катнаша ала.

2021 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы - экологик диктантның 1 дәрәҗә (4 691 кеше) җиңүчеләре саны буенча лидер, шуңа күрә Казан быел экологик диктантны ачу тантанасында төп мәйданчык булачак. Старт 11 ноябрьдә 10.00 сәгатьтә бирелә.

Экологик диктант тест форматында узачак, аңа 25 сорау керә. Биремнәр 4 категория катлаулылык буенча бүленгән:

- 12 яшьтән яшьрәкләр,

- 12  яшьтән  18 яшькә кадәр,

- 18 яшьтән өлкәнрәкләр  ( ЭКОЛОГ түгел),

- 18 яшьтән өлкәнрәкләр  (ЭКОЛОГ).

Сораулар энергия һәм ресурсларны саклау, экологик куркынычсызлыкны тәэмин итү, экологик гадәтләрне формалаштыру һәм башка темалар буенча булачак. Барлык катнашучылар да дипломнар яки сертификатлар алачак.

Чараны Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы, Федерация Советының Аграр-азык-төлек сәясәте һәм табигатьтән файдалану комитеты, «Равноправие» комерцияле булмаган оешмасы, «Ангел-Детствотель» Гомумроссия иҗтимагый хәрәкәте һәм «Федераль балалар экология-биология үзәге»өстәмә белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе  оештыра.

Катнашучылар өчен тулырак инструкцияләрне биредә укыгыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International