Ике футбол кыры зурлыгындагы зур чүплекне экологлар кисәтүеннән соң бетерделәр

2022 елның 2 ноябре, чәршәмбе

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел буе территориаль идарәсе инспекторлары Кама Тамагы районының  Кама Тамагы шәһәр тибындагы бистәсеннән ерак түгел зур чүплекне ачыкладылар. Законсыз чүплекнең гомуми мәйданы - 12 000 кв.м., күләме - 1500 куб.м.  Участокның хуҗасы - Кама Тамагы районы Башкарма комитеты.

Идел буе территориаль идарәсе Кама Тамагы район судына, территорияне чистартуны таләп итеп, дәгъва гаризасын җибәрде. Суд карары буенча хокук бозучы ай дәвамында  әлеге чүплекне бетерергә тиеш булган.

Хәзерге вакытта Башкарма комитет бөтен чүп-чарны  чистарткан һәм территорияне тәртипкә китергән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International