Гариза бирергә һәм елның ЭКОлидеры булырга өлгер!

2022 елның 31 октябре, дүшәмбе

«ЭКОлидер-2022» республика конкурсына гаризалар кабул итү тәмамланырга ике атна калды. Әгәр дә сез экологиягә ничек тә булса ярдәм итсәгез, яки ярдәм итәргә җыенасыз, ә бәлки билгеле бер нәтиҗәләргә ирешкәнсез икән, безгә сөйләп бирегез һәм елның ЭКОлидеры булыгыз. Катнашуга әйләнә-тирә мохит проблемаларына битараф булмаган предприятиеләр, уку йортлары, җәмәгать эшлеклеләре һәм, әлбәттә, ел дәвамында ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының чын партнерлары булган журналистлар чакырыла.

Эшләр нинди төркемнәр һәм номинацияләр буенча кабул ителгәнлекне исегезгә төшерәбез:

Оешмалар һәм индивидуаль эшмәкәрләр:

- су ресурсларын саклау;

- атмосфера һавасын саклау;

- калдыклар белән нәтиҗәле эш итү;

- экологик иминлек өлкәсендәге иң яхшы проект.

 Җирле үзидарә органнары:

- Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре территориясендә әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге казанышларга;

- Татарстан Республикасы авыл җирлекләре территориясендә әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге казанышларга.

 Экологик делем бирү:

- мәктәпкәчә мәгариф оешмаларында экологик белем;

- гомуми белем бирү оешмаларында экологик белем;

- югары белем бирү мәгариф оешмаларында һәм өстәмә белем бирү оешмаларында экологик белем.

 Иҗтимагый берләшмәләр һәм гражданнар:

- иҗтимагый берләшмәләр;

- гражданнар;

 Массакүләм мәгълүмат чаралары:

- иҗ яхшы  телесюжет;

-  иҗ яхшы радиосюжет;

- электрон массакүләм мәгълүмат чараларының иң яхшы материалы;

- вакытлы матбугат басмаларында иң яхшы публикация;

- иң яхшы экоблогер.

Шулай ук 2022 елда яңа номинацияләр:

Педагогик тәҗрибә һәм инициативалар:

- мәктәпкәчә мәгариф оешмаларында системалы экологик-агарту эше өчен;

- гомуми белем бирү оешмаларында системалы экологик-агарту эше өчен;

- югары белем бирү оешмаларында һәм өстәмә белем бирү оешмаларында системалы экологик-агарту эше өчен.

Дәүләт контроле (күзәтчелек):

- Татарстан Республикасының иң яхшы дәүләт инспекторы.

Конкурска гаризалар 2022 елның 15 ноябренә кадәр кабул ителә. Нәтиҗәләр ясау 2022 елның IV кварталына планлаштырылган.

Белешмәләр өчен телефон: 8(843)267-68-11, журналистлар өчен - 8(843)267-68-22.

Гаризалар кабул итү:

- оешмалар һәм индивидуаль эшкуарлар, җирле үзидарә органнары, иҗтимагый берләшмәләр һәм гражданнар - Anastasia.Merdyukova@tatar.ru;

- экологик белем, педагогик тәҗрибә һәм инициативалары- Leysan.Sattarova1@tatar.ru  ;

- массакүләм мәгълүмат чаралары- Elena.Veselova@tatar.ru;  Aliya.MingazovaN@tatar.ru.

Конкурс нигезләмәсе белән Татарстан Республикасы Экология министрлыгы сайтында «Министрлык эшчәнлеге» - «Конференцияләр, конкурслар,   социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмаларга  ярдәм» бүлегендә танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International