Биш ел эчендә Татарстан Республикасында табигатьне саклау чараларына 51,8 млрд. сум кертелде

2022 елның 25 октябре, сишәмбе

Бүген ТР экология һәм табигать ресурслары министры туры эфир вакытында «Реальное время»  интернет-газетасында укучылар сорауларына җавап бирде. Александр Шадриков билгеләп үткәнчә, экологик көн тәртибе елдан-ел ныграк яңгырый. Экология, беренче чиратта, кешеләрнең сәламәтлеге, димәк, бу һава, алар эчә торган суның сыйфаты, алар ашый торган продуктларның сыйфаты. «Экологиягә  кертелгән инвестицияләр - безнең киләчәккә кертелгән инвестицияләр! Соңгы 5 елда гына да Татарстанда табигатьне саклау чараларына 51 млрд 800 млн сум акча кертелде - бу «Экология»  илкүләм проекты да,  төбәк проектлары да һәм безнең сәнәгать предприятиеләре керткән өлеш тә. Бу сумманы күз алдына китерүе кыен. Федераль акчалар безгә дистә еллар дәвамында җыелган проблемаларны хәл итәргә мөмкинлек бирә - бу Казан шәһәре канализациянең биологик чистарту корылмалары, Самосырово полигоны. Хәзер бу объектларда рекультивация бара. Республика программалары хисабына экзоген шуышма шпроцессларны бетерү, елгаларны тирәнәйтү һәм  үзәннәрен турайту  эшләре бара. Болар барысы да - киләчәккә инвестицияләр, гражданнарыбызның сәламәтлегенә һәм иминлегенә өлеш кертү». Татарстан Республикасы менә инде берничә ел дәвамында әйләнә-тирә мохитне саклауга инвестицияләр күләме буенча Идел буе федераль округында лидер, дип өстәде экология министры.

Сайтта интервьюның тулы версиясе https://vk.ru/video-85466065_456239852.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International