«Бәхет – ул синең гаиләңнең синең мәнфәгатьләреңне тулысынча хуплавы». Бүген «Экология- йөзләрдә» сәхифәсенең герое Надежда Иванова - бик яхшы укытучы һәм күп балалы әни

2022 елның 21 октябре, җомга

Надежда Николаевна - Менделеевск районы Монашево мәктәбенең рус теле, әдәбияты һәм географиясе укытучысы. Менә 26 ел инде ул балаларга әдәбият дәресләре укыта, ә дәрестән тыш вакытта балалар белән табигатькә сакчыл караш рецептлары белән уртаклаша. Экологик акцияләр, шимбә өмәләре һәм класстан тыш сәгатьләр – табигать белән гармониядә  булып яшәргә  укучылар белән бергә безнең героебыз үзе дә, үзенең балаларын да өйрәтә (Надежда Николаевнаның алар бишәү). «Мин бик бәхетле кеше, минем зур гаиләм бар:  27 ел мәктәптә белем биргән ирем Александр Николаевич һәм биш балам. Һәм мин укытучылар Иванов династиясен дәвам итәм, чөнки педагог - дөньяда иң  кирәкле һөнәрләрнең берсе», -  дип сөйли Надежда Николаевна. Монашево мәктәбендә экологларның чын отряды барлыкка килде, аның әгъзалары экочаралар, акцияләр, өмәләр, экскурсияләр һәм походлар оештыруда ярдәм итә. Әниләренең тормыш кредосын аның балалары да тулысынча уртаклаша. Кызы Юлия экология буенча олимпиаданың муниципаль этабында җиңүче булды, Катя һәм Алена - «Чиста булачак» республика форумында катнашучылар, ә өлкән балалары магистратурада укыйлар. Һәм ел саен бөтен гаилә экологик диктант язуда катнаша, башкаларны да моңа өндиләр. Быел ул 11 ноябрьдә узачак. Әйдәгез, аны бергә языйк!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International