Бүген видеоконференцэлемтә буенча Идел-Кама каскады сусаклагычларының эш режимнарын җайга салу буенча Ведомствоара эш төркеме утырышы узды. Татарстан Республикасын ТР экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков тәкъдим итте.
Киңәшмәдә шулай ук Росрыболовство, Росморречфлот, Росгидромет, «ЕЭС России» РАҖ, «РусГидро» ГАҖ һәм субъектларның башкарма хакимият органнары вәкилләре, шул исәптән Волгоград, Әстерхан, Саратов өлкәләре, Марий Эл Республикасы вәкилләре катнашты.
Утырышта 11 октябрьдән 10 ноябрьгә кадәр Идел-Кама каскады сусаклагычлары гидроузелларының эш режимнарын билгеләү мәсьәләсе каралды. Бүгенгә Казан шәһәре районында Куйбышев сусаклагычының су биеклеге 51,72 м БС тәшкил итә. 11 сентябрьдән 6 октябрьгә кадәр чорда су биеклеге тәүлеккә 1-1,3 см интенсивлык белән түбәнәйде
Александр Шадриков Росводресурсы тәкъдим иткән Идел-Кама каскады сусаклагычларының эш режимнарын хуплады. Режимнар, Куйбышев сусаклагычында су биеклегенең түбәнәюен исәпкә алып, 51,0 м БС күрсәткеченнән түбәнрәк.
Билгеләнгән режимнар Росводресурсы сайтында бастырылачак.
Ведоствоара эш төркеменең киләсе утырышы 8-10 ноябрьгә билгеләнгән.