Менә инде күп еллар Илсөяр Миңнеәхмәт кызы Теләче районының Шәдке мәктәбе укучыларына материклар, илләр, океаннар һәм диңгезләр турында сөйли - ул география укытучысы, ә шуның белән бергә эколог та. Ә бит Җир турындагы фән тормыш һәм табигать турындагы фән белән тыгыз бәйләнештә. Аның хезмәт эшчәнлеге Теләче Укучылар йортында башланды, анда безнең героебыз балаларга өстәмә белем бирү буенча «Яшь эколог» һәм мәктәп укучылары өчен экосукмак авторлык программасын эшләде, ә бераз соңрак экологик белем бирү буенча төп мәйданчык (экоүзәк) булып торучы Шәдке мәктәбендә география укытучысы булды. Илсөяр Шәйхиева педагоглар һәм район укучылары өчен экологик темалар буенча махсус семинарлар да үткәрә, «Безнең тирәдә экология» исемле фәнни-гамәли конференциясен һәм «Безнең тирәдәге дөнья» район мини- олимпиадасын оештырды. Героебыз үз укучылары өчен генә түгел, бөтен авыл өчен дә үрнәк. Ул чишмәләрне чистарту буенча өмәләр үткәрә, агачлар утырта. Ел саен Шәдке мәктәбе «Эколидер» республика конкурсында катнаша һәм призлы урыннар ала. Узган ел алар беренче урынны яуладылар. Илсөяр Миңнеәхмәт кызы күп балалы әни, өч бала тәрбияли. Һәрчак үз балаларына: «Без барыбыз да бер планетада яшибез, аның йөз, ике йөз һәм мең елдан соң нинди булачагы бары бездән тора», - дип кабатларга ярата.