Түбән Кама һәм Куйбышев сусаклагычына 500 меңнән артык төрле балык маймычлары чыгарылган

2022 елның 30 сентябре, җомга

Биобалансны торгызу өчен, сулыкларны  балык белән баетуны эре предприятиеләр оештыра

Балык чыгаруда экологлар да катнаша. Кама буе территориаль идарәсе белгечләре «Юнион-Неруд» ҖЧҖ хезмәткәрләре белән бергә чөгә маймычларын  Тукай районы Бәтке авылы районы тирәсендә Кама елгасына җибәрделәр. Биредә  елга суына 27 меңнән артык маймыч салынган. Шулай итеп, предприятиеләр республиканың биологик ресурсларын торгызырга булышалар. Җир асты байлыкларыннан файдаланучылар файдалы казылмалар чыгарганда су биоресурсларына китерелгән зыянны компенсацияләү кысаларында балык популяциясен тулыландыралар. Меңләгән маймычларны ирекле йөзүгә җибәргәнче, аларны ясалма шартларда билгеле бер зурлыкка кадәр үстергәннәр. Чөгәләрнең авырлыгы ким дигәндә 3 грамм, бу 1,5 һәм 2 айлык маймычлар. Кыргый мохиттә җиңел урнашсыннар өчен кирәкле шартлар тудырыла.  Балыкларны елгага чыгару Росрыболовствоның Урта Идел территориаль идарәсе белгече контролендә башкарылды. Суның температурасы чыгарылган вакытта 13.5 градус тәшкил итте. Росрыболовство белгече сүзләренчә, мондый температура яшь балыкларның үсеп китүе өчен җитәрлек. «Маймычлар чыгарылганнан соң беренче вакытта гадәти булмаган шартлар аркасында шок кичерә: бассейнда һәм елгада алар бик нык аерыла. Ләкин берникадәр вакыттан соң аларның хәле гадәти хәлгә килә һәм алар актив хәрәкәт итә башлыйлар.»

Маймычларны Минзәлә районы балык хуҗалыгы үстерде.

Бу көннәрдә Татарстан һәм илнең башка төбәкләреннән килгән предприятиеләр тарафыннан Түбән Кама һәм Куйбышев сусаклагычларына 527 мең балык маймычлары чыгарылган: чөгә, толстолобик, сазан.

.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International