Татарстанда чүп-чар һәм калдыклар җыеп, туристик җиһазларны арендага алу өчен 100% ташлама алырга мөмкин

2022 елның 27 сентябре, сишәмбе

Вәгъдә иткәнчә, «Экодулкын» форумы гранты алган иң кызыклы проектлар турында җентекләп сөйлибез.

Кама Тамагы районында «Туристлык җиһазларын арендалау хисабына калдыкларны аерым җыю» проекты тормышка ашырыла. Проектның авторы Алинә Әхмәдишина  экоконкурс кысаларында Россия экология җәмгыятенең Татарстан бүлекчәсеннән һәм ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгыннан грант ярдәме алды.

Проектның идеясе гади: туристлар чатырларны, йокы капчыкларын һәм башка җиһазларны арендага алу өчен ташлама ала алалар.

Проект авторы сөйләгәнчә, идея Кама Тамагы районында туристик урыннар буйлап йөргәннән соң туган. Һәр табигатькә чыгу походлардан, ял итүчеләр үзләреннән соң калдырган чүп-чар җыю белән тәмамланган. «Тагын Кама Тамагына кайткач, хәлнең үзгәрмәвен ачыкладым. Җыештыруга кадәр булган шундый ук картинаны күрдем», - ди Алинә.

Шуннан соң, кыз бу проблеманы чишү юлларын эзли. Алина чүп җыярга һәм моның өчен туристлык җиһазларын арендага алырга тәкъдим итте. Бу табигать өчен файдалы. Кешеләрне җәлеп итү юлын да таба ул, икенчел калдыклар алып килүчеләргә ташлама алырга була.  Әйтик,  сортларга аерылган 1 кг калдыклар өчен 5% ташлама, 1-5 кг башлап 10% ташлама булачак, ә 100 кг китерсәгез, 100% ташлама алырга мөмкин.

Алинә Әхмәдишина идеянең тормышка ашуын тели һәм туристик  төбәкләрдә шундый экологик аренда пунктлары челтәрен төзергә хыяллана.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International