Советлар Союзы Герое Семен Коновалов хөрмәтенә мемориаль комплекс территориясендә өмә үткәрелде

2022 елның 27 сентябре, сишәмбе

Узган ялларда Ямбулат авыл җирлегендә яшәүчеләр, шул исәптән мәдәният хезмәткәрләре дә мемориаль комплекс территориясен чистарттылар. Хәзерге вакытта истәлекле урынны кышка әзерлиләр, чүп-чарны җыештырдылар һәм чәчәк түтәлләрен кышка әзерләделәр. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Советлар Союзы Герое обелискыннан тыш, фронтка киткән һәм уртак җиңүебез өчен гомерләрен биргән барлык каһарман-солдатларның исемнәре мәңгеләштерелгән Хәтер паркы территориясен җирле Мәдәнит йорты хезмәткәрләре чистарта.

Исегезгә төшерәбез, 8 майда Ямбулатта Бөек Ватан сугышы геройларына багышланган яңартылган мемориаль комплекс ачылды. Узган елның мартында ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы хезмәткәрләре истәлекле урынга шефлык алдылар. Кыска гына вакыт эчендә алар иганәчеләр белән бергә Хәтер паркын тулысынча яңарттылар, герой-якташ Семен Коноваловка бюст, Ямбулат, Крестниково һәм Казыльяр авылларыннан фронтка киткән сугыш ветераннары истәлегенә гранит табличкалар куйдылар.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International