Экологлар һәм битараф булмаган халык Идел елгасы буеннан 120 килограмм чүп җыйды

2022 елның 26 сентябре, дүшәмбе

Кичә Зеленодольскта «Россия суы» акциясе кысаларында «Экология»  илкүләм проектының «Уникаль су объектларын саклау» федераль проекты кысаларында Идел ярын чистарту буенча акция үткәрелде.

Экологлар һәм Зеленодольск районының битараф булмаган халкы Идел елгасының яр буе зонасыннан  25 капчык чүп-чар җыйды, ә бу 120 килограммга якын калдыклар.

Исегезгә төшерәбез, акция ТР Экология һәм табигать  ресурслары министрлыгы ярдәмендә җирле мөселман дини оешмасы һәм «Зеленодольскның файдалы кешеләре» инициатив төркеме белән берлектә үткәрелде.

Өмәнең ничек  узуын безнең видеорепортаждан карагыз.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International