Исегезгә төшерәбез, 2022 елның 1 мартыннан куркынычлылыкның I һәм II классына караган калдыклар белән эш итүнең тәртибен билгели торган яңа кагыйдәләр үз көченә керде
Хәзер базарда катнашучыларның барысы да I һәм II класска караган куркыныч калдыклар белән эш итүне исәпкә алу һәм контрольдә тоту буенча федераль дәүләт мәгълүмат системасына калдыклар барлыкка килү турында мәгълүмат бирергә тиеш.
I һәм II класска караган үзләре барлыкка китерә торган калдыкларын эшкәртү куәтләре булмаган юридик затлар һәм индивидуаль эшкуарлар аларны Калдыклар белән эш итүне исәпкә алу һәм контрольдә тоту буенча федераль дәүләт мәгълүмат системасында (ФГИС ОПВК) төзелгән шартнамә буенча федераль операторга тапшырырыга тиешләр.
Электрон имза мөһерләре булган документның электрон үрнәген хәзер кулланучылар карый ала.
Мөһерләнгән документны ачу өчен документның басма формасында «ПФ СО ШТАМПАМИ ЭП» төймәсенә басарга.
Мондый яңалыклар түбәндәге документлар өчен эшләнде:
Шәхси кабинетта «Элемтәләр» графасында элемтә уңайлыгы өчен «Өстәмә номер» юлы өстәлде, ә «Кулланучы» бүлегендә оешма хезмәткәренең нинди документ (устав, ышаныч кәгазе, яисә башка документ) нигезендә эшләвен сайлау мөмкинлеге барлыкка килде. Бу хезмәткәрләрнең вәкаләтләре һәм системада кулланучылар эшен ачыклау өчен актуаль мәгълүматны чагылдыру өчен эшләнде.