Татарстанга эш сәфәре кысаларында РФ табигый байлыклар һәм экология министры Александр Козлов, 30 ел элек су астында калган Озерное нефть ятмаларының кулланылмаучы торба үткәргечләрен сүтү быел планлаштырылган сроктан алданрак башланачак, дип сөйләде. Регионга кирәкле финанслау хупланды, акчалар «Экология» илкүләм проектының «Иделне савыктыру» федераль проекты кысаларында бүленә.
«Әле кичә генә РФ Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин Түбән Камада без берничә ел элек ташланган торбаүткәргечләрне ала башлыйбыз дигән карарга кул куйды. Беренче финанслау, киләсе 2023 елга финанслау белән инде быелдан ук каралган. Без бу проектны да башлыйбыз», - дип сөйләде РФ Табигать министрлыгы башлыгы.
Ул билгеләп үткәнчә, республика хакимияте барлык кирәкле документларны оператив рәвештә әзерләп, аларны федераль ведомствога җибәргән. Проект каралган һәм хупланган. Быел ук федераль бюджеттан әлеге максатларга – 95,3 млн, киләсе елда тагын 510 миллион сум акча бүлеп биреләчәк. 2022 һәм 2023 елларга төбәк бюджетыннан финанслау 324 млн сум тәшкил итәчәк.
ТР экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков билгеләп үткәнчә, Татарстанда илкүләм проект буенча башка чаралар да дәвам итә. Әйтик, Чаллыда Мәләкәс елгасын чистарту һәм Кама Тамагында яр ныгыту эшләре. «Иң мөһиме — без су объектларының Кама Тамагы халкына тискәре йогынтысын киметәбез», — дип ассызыклады Александр Шадриков. Моннан тыш, төбәктә гидротехник корылмаларга капиталь төзекләндерү үткәрелә. Өч ел эчендә Россия Федерациясе Табигать министрлыгы ярдәме белән 18,9 млрд сумлык экологик проектлар тормышка ашырылган.