Александр Козлов: «Без барыбыз да кешеләр өчен эшлибез. Биредә яшәүчеләр һәм хезмәт куючылар өчен»

2022 елның 23 сентябре, җомга

Бүген Татарстанга эш визиты белән Россия Федерациясе табигый байлыклар һәм экология министры Александр Козлов килде.

Ул «Экология» илкүләм проектын тормышка ашыру кысаларында башкарыла торган эшләрнең барышы белән танышты. Эшлекле сәфәр барышында аны Татарстан Экология һәм табигать ресурслары  министры Александр Шадриков озатып йөрде. Россия Федерациясе табигый байлыклар һәм экология министры Самосырово каты көнкүреш калдыклары полигонын карады, анда узган елдан «Чиста ил» федераль проекты кысаларында рекультивация эшләре бара. Александр Козлов билгеләп үткәнчә, полигонны рекультивацияләү беренче чиратта күп кенә татарстанлыларның тормыш сыйфатына уңай йогынты ясаячак.  «Без карарның дөрес кабул ителгәнлеген күрәбез. 350 меңгә якын кеше бу полигон янында яши. Биредә башкарылучы төзелеш эшләре киләчәктә аларның яшәешендә уңай   чагылыш табачак». Бүген Россия Федерациясе табигый байлыклар һәм экология министры барган тагын бер объект -  Казан шәһәренең биологик чистарту корылмаларының ләм басулары.

«2021 елда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашу булды. Без Иделне савыктыруга юнәлдерелгән илкүләм проектны, Казанда ташландык полигоннарны җыештыру белән бәйле шәһәрләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән илкүләм проектны хупларга кирәк дип килештек. Һәм бүген килешкән карарларның үтәлешен күрәбез. Без 3 елга  төзелешне финанслау мәсьәләсен хәл иттек, һәм 2024 елда бу ләм кырлары тулысынча рекультивацияләнергә, яшел газоннар утыртылырга тиеш. Һәм мин коллегиядә сөйләгән мөһим сорау, ниһаять, Казан Идел елгасына чыга алачак».  

Александр Шадриков эшләр тәмамлангач (бу 2024 ел) 1,2 миллион кеше өчен тормыш сыйфаты яхшырачак, дип өстәде. Объектның гомуми әзерлеге - 20,16 %. Хәзерге вакытта шпунт свайларын кертәләр, плитә капламнары ясыйлар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International