Татарстан халкын, экология проблемаларына битараф булмаган барлык кешеләрне «ЭКОлидер-2022» конкурсында катнашырга чакырабыз! Әгәр дә сез экологиягә булышсагыз яки инде билгеле нәтиҗәләргә ирешсәгез, безгә әйтегез һәм ел Эколидеры булыгыз.
Казанда яшәүче 83 яшьлек ханым үз пенсиясенә чишмәне төзекләндергән, Әлмәт районыннан слесарь чокыр урынында парк төзегән, ә Балык Бистәсе районында яшәүче 84 яшьлек ир-ат атна саен М7 трассасының машина туктаган урыннарында чүп-чар җыештыра. Алар барысы да төрле елларда ТР Экология министрлыгы үткәргән «ЭКОлидер» республика конкурсында билгеләп үтелде.
Пенсионер Тәнзилә Шәрәпова Балык Бистәсе районының Балыклы Чүкәй авылында туып-үскән. Аның күптән күңеле туган авылындагы ташландык хәлдәге чишмә өчен борчыла. 2018 елда пенсионер 260 мең сум акча туплаган һәм чишмәне төзекләндергән. Хәзер чишмәгә су алырга күрше авыллардан, хәтта Казаннан да киләләр. Бу эшне тормышка ашыру өчен Тәнзилә апа ел буе пенсиясен җыеп бара.
Әлмәт районының Чуаш Сәрәне авылыннан тагын бер ЭКОлидер. Петр Игнатьев слесарь булып эшли, аннары машинист һәм авыл җирлеге депутаты эшен башкара. Берничә ел эчендә ул бушлыкта парк төзи. Аның инициативасы буенча Ерсубай елгасын чистарту, балык җибәрү, яр буен ныгыту, шулай ук территорияне яшелләндерү эшләре башкарылды. Башка җирле депутатлар да ярдәм күрсәтте.
«Паркны төзекләндерү - ул минем балачактагы хыялым. Элек бу урында бакча, ә янәшәдә чүплек булган. Башта урынны чүп-чардан чистарттым, ерганакны күмдем, бульдозер белән җирне тигезләдем. Аннары гомуми тырышлык белән агачлар утырттык, фонарьлар, беседкалар, эскәмияләр куйдык, ике күпер, кое төзедек. Паркның мәйданы ике гектар тәшкил итә. Бөтен эшләргә сигез елга якын вакыт китте», - дип сөйләгән Петр Игнатьев.
Безнең тагын бер героебыз гаиләсе дә экология конкурсында җиңде. Сарман районыннан Ханнановлар гаиләсе. Гаилә башлыгы Илнур Ханнанов авариядә аягын югалткан, шуңа да карамастан 2011 елдан экояклаучылар рәтенә баскан.
Менә берничә ел инде ул Сарман, Азнакай, Мөслим һәм Әлмәт районнары территорияләрен тәртипкә китерә. Минзәлә елгасы буенда Илнур гаиләсе белән бергә зәңгәр чыршылар аллеясы утырта һәм Салкынсу елгасы аша «Мәхәббәт купере» дип атап, борынгы күперне төзекләндерә.
2021 елда студентка Анна Баймяшкина барысын да гаҗәпләндерде. Менә инде 5 ел Анна шимбә өмәләре оештыра, экодәресләр үткәрә һәм үзенең экология проектларын эшли. Барлык чаралар турында ул безгә сөйләде һәм «ЭКОлидер-2021» җиңүчеләренең берсе булды.