Вертолет белән очканда экологлар табигатьне саклау законнарын 350 тапкыр бозу очрагын ачыкладылар

2022 елның 16 сентябре, җомга

Татарстан Республикасының санитар торышын экологик яктан контрольдә тоту максатларында ТР экология һәм табигать ресурслары министрының беренче урынбасары Айрат Шиһапов Росприроднадзорның Идел-Кама төбәкара идарәсе җитәкчеcе Фаяз Шакиров белән берлектә авиаочыш үткәрделәр. Казан һәм Чаллы шәһәрләре, шулай ук Питрәч, Балык Бистәсе, Мамадыш, Алабуга, Тукай, Сарман, Зәй, Түбән Кама, Чистай, Алексеевск, Лаеш районнары территорияләре тикшерелде.

Табигатьне саклау законнарын бозуның барлыгы 350 очрагы ачыкланган. Аларның зур өлеше - рөхсәтсез  урыннарда калдыклар урнаштыру.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International