ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының территориаль идарәләре инспекторлары, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе хезмәткәрләре белән берлектә, һаваны агулау нормаларын арттыручы транспорт чараларын эксплуатацияләүне ачыклау буенча чаралар үткәрүне дәвам итәләр. Июнь аеннан Татарстан юлларында 5238 автомобиль тикшерелгән, шуларның 442се һаваны агулаучылар булып чыккан.
«Чиста һава» операциясе республикада сентябрь ахырына кадәр игълан ителде. Ул автотранспорт чараларының төтен газларындагы пычраткыч матдәләр нормативларын үтәүне контрольдә тоту һәм автотранспортның атмосфера һавасына тискәре йогынтысын булдырмау максатында үткәрелә.