Су саклау зоналары чикләрендә табигатьне саклауны бозу фактларын бетерү өчен «юл картасын» эшләү

2022 елның 7 сентябре, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының уртак киңәшмәсендә экология мәсьәләләре тикшерелде. Анда Татарстанның экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков, Татарстан Премьер-министры урынбасары – Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Татарстан буенча Россельхознадзор җитәкчесе Илнур Галиев катнашты. Катнашучылар су объектларын саклау өлкәсендә экологик куркынычсызлыкны тәэмин итү мәсьәләсе буенча Татарстан Республикасы Иминлек Советы утырышы беркетмәсен үтәү турында фикер алыштылар.

Экология министрлыгы инспекторларының авыл хуҗалыгы өлкәсендә ачыклаган табигатьне саклау законнарын бозулары турында экология министрының беренче урынбасары Айрат Шиһапов сөйләде.

«Безнең су объектларының торышына тәэсир итүче тискәре факторларның берсе-реаль экологик проблемаларга караган диффуз агынтылары.

Шулардан авыл хуҗалыгы предприятиеләреннән агып төшкән сулар су объектларына иң зур куркыныч тудыра. Яр буе саклагыч полосалары чикләрендә җирләрне сөрү тыела. Әмма еш кына авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре бу таләпне санга сукмый. Мондый караш булырга тиеш түгел!

Икенче мөһим проблема-терлекчелек калдыкларын ашлама буларак дөрес  кулланмау. Алар нәтиҗәсендә җирлек рельефы буенча күрсәтелгән калдыкларның безнең су объектларына эләгүенә һәм төзәтеп булмаслык зыян китерелүенә игътибар итәргә кирәк», - дип билгеләп үтте экология министрының беренче урынбасары.

Россельхознадзор җитәкчесе Илнур Галиев су саклау зоналары чикләрендә терлекчелек калдыкларын туплау проблемалары турында тулырак сөйләде.

«2022 елда Идарә адресына терлекчелек предприятиеләре һәм кош фабрикасы калдыкларын органик ашлама сыйфатында куллану белән бәйле 385 шикаять керде. Мондый предприятиеләр янында яшәүче халык начар истән зарлана», - дип билгеләде проблеманың әһәмиятен Илнур Галиев.

Нәтиҗә ясап, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - ТР  авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров билгеләп үткәнчә, мәсьәләләрне бергәләп хәл итү өчен һәр муниципаль районда инвесторлар, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре һәм авыл җирлекләре белән берлектә эш планын расларга һәм аны кичекмәстән гамәлгә ашыра башларга кирәк. Моның өчен су объектларының экологик куркынычсызлыгы буенча җаваплы эшләрне һәр муниципаль районда Башкарма комитет җитәкчесенең урынбасарына беркетергә, су саклау зоналары һәм су объектларының яр буе саклау полосалары чикләрендә терлекчелек калдыкларын урнаштыруның барлык фактларын шәхси контрольгә алырга һәм су саклау зоналары һәм су объектларының яр буе саклау полосалары чикләрендә ачыкланган бозу фактларын бетерүнең «юл картасын» эшләргә кирәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International