Яшь буынга экологик белем бирү, электрон һәм электр җиһазлары калдыкларын түләүсез җыю һәм утильләштерү буенча Татарстан Республикасында «Утильләштерү мәктәбе: электроника» федераль программасы эшли башлаячак.
Бүген Татарстан нефть, газ, химия форумы кысаларында Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы белән табигатьтән рациональ файдалану фонды арасында тиешле Килешү төзелде. Аны имзалауда Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков һәм табигатьтән рациональ файдалану фонды Советы Рәисе Владимир Аленцин катнашты.
«Нефть, газ, химия форумының төп темаларының берсе- углерод эзен киметү һәм циркуляр икътисад принципларын кертү. Безнең килешү нәкъ менә шул хакта: теләсә кайсы мәктәп, балалар бакчасы, бюджет учреждениесе хезмәт иткән электрониканы утильләштерүгә бушлай тапшыра алачак. Бу техниканы еш кына контейнер мәйданчыкларында күрәбез. Ә ул анда ташланырга тиеш түгел. Хәзер аңа икенче тормыш биреләчәк. Әлбәттә, бу программада иң мөһиме - экологик агарту, безнең белән бергә яңа партнерларыбыз да экологик белем бирү белән шөгыльләнәчәк. Бурычыбыз бер – планетабызны саклап калу.Әйткәнебезчә, экология – безне берләштерергә тиеш», - дип билгеләде Александр Шадриков,
Программа кысаларында Фонд чаралары хисабына халык, Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнары, шулай ук ведомство карамагындагы учреждениеләр тарафыннан барлыкка килә торган электрон һәм электр җиһазлары калдыкларын аерым җыю һәм утильләштерү оештырыла. Утильләштерү Люберцы шәһәрендә һәм Саранск шәһәрендә Электрон һәм электр җиһазлары калдыкларын эшкәртү буенча табигатьтән рациональ файдалану фондының җитештерү куәтләрендә башкарыла.