«Татарстанның төп байлыгы - кешеләр!» Александр Шадриков татарстанлыларны Республика көне белән котлады

2022 елның 30 августы, сишәмбе

Хөрмәтле татарстанлылар!

Татарстан Республикасы көне белән ихлас котлауларны кабул итегез! Бу бәйрәм безнең күпмилләтле һәм күп миллионлы халкыбызны үзенең кече Ватанына чиксез мәхәббәт белән берләштерә. Безнең Республиканы, традицияләренең үзенчәлеген саклап, йөздән артык милләт вәкилләре тату һәм килешеп яшәгән мәдәниятләр хәзинәсе дип атарга була. Татарстан - ул уникаль табигать, зур елгалар, милли парклар һәм тыюлыклар, борынгы Болгар һәм Зөя утрау-шәһәрчеге кебек тарихи һәйкәлләр. Социаль-икътисадый, фәнни-техник, мәгариф һәм мәдәният өлкәләрендә динамик  үсештә һәм югары нәтиҗәләргә ирешеп, республика үзен Россиянең төп регионы буларак танытты. Әмма Татарстаныбызның  төп байлыгы- хезмәтләре һәм иҗади планнары белән иң  зур уңышларга ирешкән, тырыш булган кешеләре. Бу көнне  Республика халкын бәйрәм белән котлыйм һәм сәламәтлек, гаилә бәхете, иң кыю башлангычларда уңышлар телим! Бәйрәм белән! Татарстан Республикасы көне белән!

Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры

А.В. Шадриков

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International