Бүген ТР Экология һәм табигать ресурслары министры урынбасарлары Айрат Шиһапов һәм Игорь Тарнавский Казан шәһәренең биологик чистарту корылмаларының төп кырларында булдылар һәм аларны рекультивацияләү эшләренең барышы белән таныштылар. Объектта туфракта һәм грунт суларында пычраткыч матдәләрнең таралуын булдырмау һәм грунтның фильтрацион үзенчәлекләрен киметү өчен билгеләнгән ясалма киртә өчен шпунтлар кертү буенча эшләрнең күп өлеше башкарылган, ләм утырымнары белән эшләгәндә мөмкин булган начар истән яклауны тәэмин итүче «юеш барьер»ны монтажлау төгәлләнеп килә. Бүгенге көндә шулай ук, киләчәктә геотурблау процессына керешү өчен, ләм карталарын әзерләү һәм чистарту эшләре бара.
Исегезгә төшерәбез, Казан шәһәренең биологик чистарту корылмаларының ләм кырларын рекультивацияләү «Иделне савыктыру» федераль проекты кысаларында «Экология» илкүләм проектының «Идел елгасына куркыныч тудыручы тупланган экологик зыян объектларын бетерү» юнәлеше буенча тормышка ашырыла. Чараны тормышка ашыру срогы - 2021-2024 еллар.