Казанда «Шәһәрле-галим» дип аталган яңа проект кысаларында, экологик белем бирү характерындагы очрашулар башланды. Кичә кич Кече суднолар буенча дәүләт инспекциясе мәйданчыгы янында узган беренче очрашуда спикер ролендә экология һәм табигать ресурслары министрының беренче урынбасары Айрат Шиһапов чыгыш ясады. Ул аралашырга һәм үз фикере белән уртаклашырга килгән һәркемгә рәхмәт белдерде һәм: «Бүген экологик белем бирүгә зур басым ясала. Шәһәр уйлап тапкан форматлар, чыннан да, таң калдыра. Нигездә, экологик белем бирү балалар, укучыларга юнәлтелгән булса, бүгенге чара исә Казансу елгасының киләчәктәге үсешендә төрле буын вәкилләренең катнаша алуын күрсәтә», - диде.
Беренче очрашуда ук катнашучыларга үзләренең экология проектларын уйлап табарга тәкъдим иттеләр. Төрле идеяләрбар иде – балалар өчен экология лагерьлары төзү, экологик йөзү, елганың экология музеен булдыру, виртуаль карта һәм башкалар.
Чакырылган экспертлар, шул исәптән, Казан шәһәренең баш архитекторы урынбасары Дарья Толовенкова, Шәһәрнең үсеш институты, Татарстандагы шәһәр мохитен үстерү программалары кураторы Наилә Зиннәтуллина, «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фонды хәзерге вакытта нинди проектлар барлыгын, киләчәктә гамәлгә ашыру өчен нинди проектларга өстенлек биреләчәге турында сөйләделәр.
Исегезгә төшерәбез, Казансу елгасының үсеш стратегиясе командасы Казан шәһәре башкарма комитеты, ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы, Рус география җәмгыятенең Татарстан Республикасындагы төбәк бүлеге, Казан федераль университеты һәм «Другое дело» платформасы белән берлектә проектны оештыручылар булып санала.