Бүген Федераль су ресуслары агентлыгы видеоконференцэлемтә режимында Идел-Кама шарлавыгы сусаклагычларының эш режимын җайга салу буенча чираттагы Ведомствоара эшче төркем утырышын уздырды.
Утырышта төрле эшче төркем әгъзалары катнашты. Анда Балыкчылык буенча федераль агентлык, Диңгез һәм елга транспортының федераль агентлыгы, Гидрометеорология һәм әйләнә-тирәлеккә мониторинг буенча федераль хезмәт, «ЕЭС России» РАҖ, «РусГидро» ГАҖ, «Татэнерго» АҖ һәм субъектларның башкарма хакимият органнары, шул исәптән, Волгоград, Әстерхан, Саратов өлкәләреннән, Марий Эл Республикасыннан да вәкилләр бар иде.
Утырышта Татарстан Республикасын ТР Экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков тәкъдим итте.
11 июльдән 10 августка кадәр Идел-Кама шарлавыгы сусаклагычлары гидроузелларының эш режимнарын көйләү мәсьәләсе каралды.
Александр Шадриков утырышта, су агымының фаразлана торган кимүе нәтиҗәсендә сусаклагычның кисәк эшләп китүен булдырмау, шулай ук киләсе периодларда (август-сентябрь) да су ресурсларын саклап калу максатларында, Куйбышев сусаклагычы гидроузелы аша үтә торган суны 5500-6000 куб. м/с га кадәр киметү тәкъдиме белән чыкты.
Бу тәкъдимне Федераль су ресурслары агентлыгы хуплады һәм ул Идел-Кама шарлавыгы сусаклагычларының эш режимнарын көйләү буенча соңгы карар кабул ителгәндә дә исәпкә алыначак.
Билгеләнгән режимнар Федераль су ресурслары агентлыгының рәсми сайтында урнаштырылачак.