39 көн эчендә галим бул! «Горожанин-ученый» лабораториясенең пикник-танышу чарасыннан читтә калма

2022 елның 7 июле, пәнҗешәмбе

Бүген Казансу яр буенда урнашкан Кече суднолар буенча дәүләт инспекциясе янындагы пикник зонасында, Казансу елгасының үсеш стратегиясе кысаларында, яңа экологик агарту проектында катнашучыларның беренче очрашуы була.

Спикерлар арасында ТР экология һәм табигать ресурслары министрының беренче урынбасары Айрат Шиһапов та булачак. Ул елганың экологик белем бирү өчен ниндирәк мәйданчык була алуы һәм су объектларының экология халәтен яхшырту өчен һәркем үзеннән өлеш кертә алуы турында сөйләячәк.

 Шулай ук Казансуны үстерү стратегиясе турында КФУның Экология һәм табигатьтән файдалану институты директорының фәнни эшчәнлек буенча урынбасары Мария Кожевникова, Казанның баш архитекторы урынбасары Дарья Толовенкова, Татарстанда шәһәр тирәлеген үстерү программалары кураторы Наилә Зиннәтуллина сөйләячәк.

Исегезгә төшерәбез, Казансу елгасының үсеш стратегиясе командасы Казан шәһәре башкарма комитеты, ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы, Рус география җәмгыятенең Татарстан Республикасындагы төбәк бүлеге, Казан федераль университеты һәм «Другое дело» платформасы белән берлектә проектны оештыручылар булып санала.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International