Экологлар Түбән Кама районында күпьеллык чүплекне бетерүгә иреште

2022 елның 5 июле, сишәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгына Шәңгәлче авылында яшәүчеләрдән авыллары янындагы чокырда арта барган  чүплек турында шикаять алынды. «Бу чүплек берничә ел элек барлыкка килде. Халык биредә чүп-чар ятуын һәм барысының да үз калдыкларын бирегә ташлавын күрә», – диләр җирле халык. Чүплекнең мәйданы 9,5 мең кв.метр тәшкил итә.

Территория Түбән Кама районы Башкарма комитеты карамагында һәм экологик таләпләр нигезендә чүп-чардан даими рәвештә чистартылырга тиеш. Чүп-чарны бетерү һәм территорияне тиешле хәлгә китерү өчен Кама Аръягы территориаль идарәсе инспекторлары Түбән Кама районы Башкарма комитетына кисәтү бирде.

Хәзерге вакытта Башкарма комитет чүплекне бетергән һәм территорияне тиешле санитар-экологик халәткә китергән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International