В.П. Лушников исемендәге Казан нефть химиясе көллиятен тәмамлаучыларга тантаналы рәвештә дипломнар тапшырылды. Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары Ольга Манидичева да студентларны укуларын тәмамлау белән котлады һәм киләчәк эшләрендә уңышлар теләде.
«Хөрмәтле чыгарылыш укучылары, бу көллият стеналарында сез белем, тәҗрибә алдыгыз һәм дуслар таптыгыз. Боларның барысы да киләчәктә сезгә кирәк булачак. Сезне тормышыгызның иң мөһим этапларының берсен уңышлы тәмамлавыгыз белән котлыйм!» – дип нәсихәт бирде министр урынбасары.
Исегезгә төшерәбез, Экология министрлыгы В.П. Лушников исемендәге Казан нефть химиясе көллияте белән актив хезмәттәшлек итә, шул исәптән WorldSkills стандартлары буенча һөнәри осталык чемпионаты кысаларында да. Көллияткә «Әйләнә-тирә мохитне саклау» компетенциясе буенча базалы белем бирү йорты буларак ышаныч белдерелгән.