Экологлар Әлмәт районында атмосфера һавасы сыйфатына анализ ясаган

2022 елның 27 июне, дүшәмбе

Әлмәт районы халкы Миңлебай станциясе бистәсендә начар ис булуына зарланган. «Ис күкерт водородына охшаш һәм ул ял көннәрендә ешрак пәйда була башлады», – дип яза халык үз мөрәҗәгатьләрендә.

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе белгечләре, күчмә экологик лаборатория белән берлектә, ял көнендә Миңлебай станциясендә атмосфера һавасыннан пробалары алганнар. 26 июньдә алынган пробаларны анализлау нигезендә, пычраткыч матдәләрнең рөхсәт ителгән концентрациясеннән артып китү очрагы ачыкланмаган. 

Министрлыкның Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе җитәкчесе хәбәр иткәнчә, әлеге урын аерым контрольгә алынган.

Исегезгә төшерәбез, әгәр сез начар ис яки сәнәгать предприятиеләреннән зарарлы ташландык күренешләренә тап булсагыз, әлеге телефон буенча шалтыратыгыз:

 8(843)200-03-31 Росприроднадзорның Идел-Кама төбәкара идарәсе
8(843)267-68-67 ТР Экология министрлыгы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International