Ике көн эчендә экологлар һәм волонтерлар экологик йөзү вакытында 200 капчык чүп-чар җыйганнар

2022 елның 27 июне, дүшәмбе

Бу ялларда ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Казансу елгасының экологик торышын яхшырту буенча фәнни проекты кысаларында экологик йөзүләр булып узды.

Ике көн эчендә 20 экоактивист, шул исәптән безнең ведомство хезмәткәрләре дә, ике зур катамаранда, чүп-чар җыеп һәм елга үзәнен коелган агачлардан чистартып, берничә километр гади булмаган юл узганнар. Маршрут Татарстанның Биектау районындагы Дачный бистәсеннән башланган, ә финиш өлеше нибары Зәңгәр күлләр янында гына.

Катнашучыларның үзләре әйтүенчә, бу бик кызыклы көннәр булган, суга өелгән агачларны кисәргә, араларга, йөзәргә һәм чүп җыярга туры килгән.

Экспедициянең беренче көнендә генә дә волонтерлар 135 капчык чүп-чар җыйганнар. «Чүп-чар бик күп, Казансуда урыны-урыны белән агачлар бик нык тулган. Узуы авыр булган участоклар бар иде, әмма безнең команда бердәм һәм без барысын да башкарып чыктык. Бу эш нәтиҗәсендә су һәм елга торышы яхшырырга тиеш, ә бу, үз чиратында, сулык янында яшәүче казанлылар өчен тормыш сыйфатын яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк», – дип сөйли походта катнашучы, Министрлыкның су объектларын саклау бүлеге җитәкчесе Вячеслав Долгов.

«Чиста шәһәр» ҖЧҖ хезмәткәрләре утильләштерү максатында алып чыга алсын өчен, бөтен чүп-чарны юлга якын арага бушатканнар. Икенче көнне волонтерлар 79 капчык чүп җыеп алган. «Экологик йөзешнең мондый форматы – өмә генә түгел, ә фикердәшләр белән аралашу мөмкинлеге дә», – дип билгеләп үтә походта катнашкан тагын бер кеше – Министрлыкның хокукый тәэмин итү бүлеге җитәкчесе Алексей Ткачук:

Исегезгә төшерәбез, экологик йөзү Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы, Татарстан башкаласының парклар һәм скверлар дирекциясе, ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты, Казан епархиясенең яшьләр бүлеге, Биектау муниципаль районының җирле үзидарә органнары, «ПЖКХ» ИК» ҖЧҖ төбәк операторы ярдәме белән Рус география җәмгыятенең Татарстан бүлекчәсе тарафыннан оештырыла. Быел экологик йөзеш ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Казансу елгасының экологик торышын яхшырту буенча сынау проекты кысаларында узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International