Очрашуда Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков һәм Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Альберт Нәфыйгин катнашты.
«Иделне савыктыру» һәм «Уникаль су объектларын саклау» федераль проектларын тормышка ашыру буенча озак сроклы хезмәттәшлек мәсьәләләре, киләсе елга кайбер объектларны финанслау мәсьәләләре, шулай ук Казанда Түбән Идел бассейны округы Бассейн советы утырышын уздыру мөмкинлеге турында фикер алыштылар.
Исегезгә төшерәбез, быел Татарстан Республикасында Кама Тамагы штп яр ныгыту корылмасы төзелеше бара, «Уникаль су объектларын саклау» федераль проекты кысаларында 4 су объекты чистартыла (Лаеш районының Никольское авылы янында Мишә елгасы кушылдыгын чистарту һәм Державино авылында буаны чистарту, Мамадыш шәһәрендә Нократ елгасының уң кушылдыгын чистарту һәм Мамадыш муниципаль районының Кама леспромхозы авылы янында Берсут елгасы үзәнен чистарту), шулай ук 14 гидротехник корылманы капиталь ремонтлау эшләре бара.