Ел саен дөньяда 5 июньдә Бөтендөнья әйләнә-тирә мохит көне билгеләп үтелә. Россиядә бу көн 2007 елдан бирле билгеләп үтелә. Шулай ук бу көнне Президент указы белән «Эколог көне» һөнәри бәйрәме дә гамәлгә куелды.
«ЭКВЕСТ»та катнашучылар «ДОМ» эко-үзәгенә җыелып, ел саен үткәрелә торган конкурска йомгак ясасын өчен нәкъ менә шушы көн туры килә.
Быел конкурста Татарстанның 23 шәһәреннән һәм районыннан 520 экоактивист, 65 команда катнашты. Ай буе катнашучылар 12 мең тыңлаучы һәм чарада катнашучылар өчен табигать саклау һәм экологик агарту акцияләрен оештырдылар.
Сәламләү һәм котлау сүзләре белән катнашучыларга Татарстан Республикасының «Чиста булачак» төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Диләрә Сатикова мөрәҗәгать итте. Ул барысына да актив катнашканнары өчен рәхмәт белдерде һәм киләсе елда да конкурс популяр булыр, дигән ышаныч белдерде.
Барлык җиңүчеләр дә «Чиста булачак» яшьләр экологик хәрәкәтеннән һәм Татарстан Республикасы Экология министрлыгыннан дипломнар һәм истәлекле бүләкләр алдылар.